Татарстанда салкын һава торышы саклана

Республикада көндез һава температурасы -4...-9 градус була.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы саклана. «Төньяк циклон йогынтысы»нда кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.Төнге сәгатьләрдә республика буенча термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда җылы һава торышы көтелә һәм юеш кар явачак.