news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань каласында Каюм Насыйри рецепты буенча алма бәлеше әзерләделәр

Сызраньда 1 декабрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары клубы утырышы узды.

Сызрань каласында Каюм Насыйри рецепты буенча алма бәлеше әзерләделәр
tatar-congress.org

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Сызраньда 1 декабрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары клубы утырышында «Иршад эл-Этбиха илә Истихдар Әл-Атгима» китабыннан Каюм Насыйри рецепты нигезендә алма бәлеше әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең 18 нче филиал китапханәчесе Г.Салихова язучы, мәгърифәтче һәм энциклопедист галим турында, аның «Иршад эл-Әтбиха илә Истихдар Әл Атгима» кулинария китабы турында сөйләде. Китапта ит, десерт, куас һәм башка бик күп төрле ризыкларның тулы рецептлары бар. Анда туклану культурасы, ашау-эчү дәрәҗәсе һәм хәтта ашаганда уку турында мәгълүмат табарга була. Китап пешекчеләргә һәм Казан татарларының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һәм туклануы белән кызыксынучыларга файдалы.

Клубта катнашучылар бәлеш әзерләү серләре белән генә уртаклашып калмыйча, китап авторы Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм китапны әзерләү тарихы белән дә таныштылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100