news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертелә

Ведомство берничә яңа норматив-хокукый акт әзерли һәм аларның берсе белем һәм күнекмәләрне тикшерү процедурасына кагыла.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). ЮХИДИ 2020 елның 1 октябреннән машина йөртү таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертә. Шул турыда Эчке эшләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең имтихан эше бүлеге башлыгы Николай Гиляков әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство берничә яңа норматив-хокукый акт әзерли һәм аларның берсе белем һәм күнекмәләрне тикшерү процедурасына кагыла, диде ул.

"Иң мөһиме — B, C, D категорияләре өчен ябык мәйданда имтихан кабул итү бетерелә", - диде Гиляков Мәскәүдә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча семинарда.

Аның сүзләренчә, документ Хөкүмәткә җибәрелгән һәм кул куюга әзерләнә.


news_right_1
news_right_2
news_bot