news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды

Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

Кукмараның Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 3 декабрь, «Хезмәт даны»). Кукмараның Сәрдекбаш авылынды мәктәп белән бер түбә астында урнашкан «Күчтәнәч» балалар бакчасы ачылды. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, «Домострой» төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев һәм башкалар катнашты.

«Безнең өчен, чыннан да, зур бәйрәм, бу вакыйганы күптән көттек. Җирлек халкына шундый бүләк ясаганнары өчен республика, район җитәкчелегенә, төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә олы ихтирамымны белдерәм. Әлбәттә, биредә мәктәп, бакча коллективына, әти-әниләргә дә эш җитәрлек булды», — диде Илгиз Нәбиев.


--

news_right_1
news_right_2
news_bot