Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт Думага гражданлык турындагы канунны камилләштерүче закон проекты тапшырды
Документка аңлатма язуыннан күренгәнчә, РФ икътисадына өстәмә хезмәт ресурслары җәлеп итү өчен эшкә сәләтсезлек дигән мәҗбүри шартны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт Дәүләт Думасына РФ гражданлыгы турындагы канунны камилләштерә торган закон проекты тапшырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Документ РФ территориясендә яшәүче эшкә сәләтсез чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар Россия паспорты алырга ниятләгән вазгыятькә кагыла. Хәзер аларның, әгәр 18 яше тулган һәм РФ гражданы булган эшкә сәләтле уллары яки кызлары бар икән, гадиләштерелгән тәртиптә РФ гражданлыгына кабул итү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хакы бар.
2018 елда 8 мең 250, 2019 елның 6 аенда 4 мең 413 чит ил кешесе шул рәвешле РФ гражданлыгын алган.
Документка аңлатма язуыннан күренгәнчә, РФ икътисадына өстәмә хезмәт ресурслары җәлеп итү өчен эшкә сәләтсезлек дигән мәҗбүри шартны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, балигъ булган балаларның эшкә сәләтлелеге турындагы шарт бу очракта кисәтү чарасы булачак, шулай ук үз гаиләсе һәм буй җиткән балалары белән туганлык мөнәсәбәтләрен саклаган чит ил кешеләренә РФ гражданлыгы алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз