news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр пиротехника әйберләрен рөхсәт ителгән урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак.

Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа елга әзерлек кысаларында, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында брифингта бу режимның 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр гамәлдә булачагын әйтте.

Аның сүзләренчә, проект хәзер Хөкүмәттә имзалауда. «Бу чорда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, санкцияләр автоматик рәвештә ике тапкыр арта. Пиротехника эшләнмәләрен тиешле урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак. Барлык муниципаль районнарда махсус мәйданчык булырга тиеш. Әгәр тиешсез урында файдаланылса, гражданин яки вазифаи затка җәза биреләчәк», — диде министр.

Рафис Хәбибуллин, шулай ук, чыршы бәйрәмнәре, гомумән, барлык балалар бәйрәмнәре контрольдә булачагын әйтте. Кирәк булган урында өстәмә көч һәм техника бүлеп биреләчәк, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100