news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы электрон хезмәт кенәгәләре кертү турында законнар кабул итте

Үзгәрешләр Хезмәт кодексына, "Мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль исәпкә алу турында"гы федераль законга, шулай ук Административ хокук бозулар кодексына кертелә.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен кертү турындагы Хөкүмәт тарафыннан кертелгән закон проектлары пакетын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Үзгәрешләр Хезмәт кодексына, "Мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль исәпкә алу турында"гы федераль законга, шулай ук Административ хокук бозулар кодексына кертелә. Хезмәт кодексына төзәтмәләр нигезендә, хезмәткәр кәгазьдә яки электрон рәвештә соңгы эш урыны буенча эш бирүчедән, Күп функцияле үзәктән, Россия пенсия фондыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат ала ала.

Әгәр эш бирүче дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат бирсә, хезмәткәрнең язма гаризасы буенча, ул Россия пенсия фондында сакланучы мәгълүматларны төзәтергә тиеш булачак.

Шулай ук эш бирүчеләр 2020 елның 30 июненә кадәр һәр хезмәткәргә законнардагы үзгәрешләр турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш булачак. Үз чиратында, хезмәткәр хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү һәм мәгълүматларны электрон рәвештә бирү арасында сайлый ала.

Хезмәткәр 31 декабрьгә кадәр үзенең кайсын сайлавы турында язма гариза бирмәсә, эш бирүче аның хезмәт кенәгәсен алып баруын дәвам итәчәк.

Гаризаны теләсә кайсы вакытта, шул исәптән эшкә урнашканда да бирергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100