Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Яңа ел теләкләрен дәүләт хезмәткәрләре үтәячәк
Акциянең төп бурычы - авыр тормыш хәлендә калган балалар, инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен үтәү.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яңа елга багышланган хәйрия акциясенә старт бирелде. Волонтерлар бу Яңа ел акциясен «Теләкләр чыршысы» дип атады. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителгән.
Киңәшмәдә катнашучыларга районда яшәүче балаларның теләкләрен тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр. Утырышлар залында үз хыяллары турында язулар язылган уенчыклар эленгән чыршы урнаштырдылар.
Акциянең төп бурычы — авыр тормыш хәлендә калган балалар, инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен үтәү.
Бөгелмә мэриясе хезмәткәрләре, учреждение һәм ведомстволар балалар хыяллары язылган открыткаларны алды. Яңа ел алдыннан тылсымчылар адресатларга бүләкләр тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз