Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна ахырында Татарстанда җылы һава торышы һәм юеш кар көтелә
Татарстан синоптиклары декабрьнең беренче атнасында булачак һава торышы хакында сөйләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы атнада республика циклон йогынтысында булачак, җомга көнне җылы атмосфера фронты юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында декабрьнең беренче атнасына фараз чыкты.
Атна уртасында, 4 декабрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында төньяк циклон йогынтысында кар явачак. Төнлә температура -8..-13, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне һава температурасы -7..-12, аязган вакытта -17 градуска кадәр төшә. Кайбер районнарда бераз кар көтелә.
Җомга көнне җылы фронт узу нәтиҗәсендә һава температурасы күтәреләчәк: төнлә термометрның терекөмеш баганасы -6..-11, көндез исә +2..-2 градусны күрсәтәчәк. Белгечләр юлларда бозлавык (урыны белән көчле) хасил булачагы хакында кисәтә. Шулай ук юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, буран көтелә.
Шимбә көнне дә җылы һава торышы сакланачак, бераз явым-төшем күзәтеләчәк.
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Һава температурасы көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз