Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районында уртача хезмәт хакы 17 процентка арткан
Шулай ук соңгы елларга беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районы советының утырышлар залында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев район активы белән очрашты. Утырышны район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Вәдигуллин Ютазы муниципаль районының агымдагы елның тугыз аена социаль- экономик үсеше турында мәгълүмат бирүдән башланды. Аның сүзләренә караганда, районда уртача хезмәт хакы 17 процентка арткан. Шулай ук соңгы елларга беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән.
Аннары Марат Галеев сүз алды. Докладны тыңлаганнан соң, чыннан да, район үсә, алга китә икәне күренә, диде.
- Безнең өчен беркем дә тормышны яхшыртмаячак, үзебез тырышырга тиеш. Соңгы 20 ел бушка узмаган. Әйе, ялгышлар да күп булды, әмма ялгышлар аша өйрәндек. Бүген республика күбрәк мәгариф өлкәсенә басым ясый. Моны без Президентыбыз чыгышларыннан да күрәбез. Ләкин мәгарифтә дә ниндидер уңышлар күзгә күренсен өчен озак көтәргә кирәк булачак. Бу безнең күзгә 20 елларның икенче яртысында гына күренә башлаячак әле. Шуңа күрә без тыныч кына көтә белергә дә тиеш, - дип басым ясады үзенең чыгышында Галеев.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров та үз чыгышын Ютазы районының тугыз айга отчетын тыңлаганнан соң күңелдә оптимизм хисе туа, дип башлады. Ул күбесенчә Россиядә кабул ителгән бюджет программасы белән таныштырды. Безнең бурыч – торак өчен квадрат метр бәясен киметү, диде депутат. Ул шулай ук ана капиталының да 18 елга кадәр сузылачагы турында хәбәр итте.
Район инвалидлар оешмасы рәисе Нина Кукушкина депутатка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Районның ике инвалидына коляска һәм ял йортына путевка алу белән ярдәм күрсәткән депутатның бу районның мохтаҗ кешеләренә ярдәм итүенең беренче очрагы гына түгел инде.
Юу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз