Суд Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгын вазыйфасыннан азат итте

Руслан Хәлимдаров суд карарына каршы шикаять бирергә уйлый

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Казанның Совет районы суды тикшерүнең Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдаровны вакытлыча вазыйфасыннан азат итү турындагы үтенечен кабул итте.

Бүген Казанның Совет районы суды тикшерүнең ТР буенча ЭЭМ дүрт хезмәткәрен вазыйфаларыннан азат итү турындагы үтенечен карый. Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре Марат Садыйховны вазыйфасыннан азат иткәннәр иде инде.

Утырыш башында Руслан Хәлимдаров судка адвокатының авырып китүе турында җиткерде. Моңа бәйле рәвештә, федераль судья аңа дежур адвокат билгеләү турында карар кабул итте, шуннан соң үтенечне тикшерү эше дәвам итте.

Тикшерү рәисе Р. Хәлимдаровның уртача авырлыктагы җинаять кылуда шикләнелүен һәм аның өчен 3 елдан артык срокка иректән мәхрүм ителү каралганлыгын ассызыклады. Тикшерүче, гаепләнүченең хезмәт элемтәләреннән файдаланып, суд эшендә катнашучыларга йогынты ясау мөмкинлеге булуына судьяның игътибарын җәлеп итте.

Руслан Хәлимдаров судтан үзен вазыйфасыннан читләштермәүләрен сорады. Үзе әйтүенчә, аның карамагында 15, 10 , 6 һәм 1 яшьлек балалар тәрбияләнә. Моннан тыш, әтисенең каты авырганлыгын һәм аны дәвалау өчен кыйммәтле дарулар кирәклеген әйтте.

Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы, вазыйфасыннан азат ителгән очракта, хезмәт хакы, шулай ук, исеме һәм хезмәт иткәне өчен түләүләр генә биреләчәге, башка төрдәге өстәмәләр түләнмәячәге турында ачыклап узды.

Якларны тыңлап, суд Р. Хәлимдаровны вазыйфасыннан вакытлыча читләштерү турындагы карарны кабул итте. М. Садыхов кебек үк, аңа да РФ яшәү минимумы (7 мең 941 сум) күләмендә дәүләт пособиесе билгеләнгән. Аны түләү буенча бурычлар Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенә йөкләнгән.

Руслан Хәлимдаров суд карарына шикаять бирәчәген ассызыклады. Аңа, ТР Югары судына шикаять бирү өчен, 3 тәүлек вакыт бирелә.

Исегезгә төшерик: РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары һәм РФ ЭЭМ Куркынычсызлык советының баш идарәсе тарафыннан Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдәров, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыйхов кулга алынган.

Алар һәрберсе башкарган җинаять эшләренә карап, РФ ҖК 286 нче маддәсенең 1 нче частендә (“Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану”), РФ ҖК 228 нче маддәсенең 2 нче частендә (“Законсыз рәвештә наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү”), РФ ҖК 294 нче маддәсенең 3 нче частендә (“Хөкем итүгә һәм тикшерү алып баруга каршылык күрсәтү”) каралган җинаятьләрне кылуда шикләнелә.