Шакир Яһудин: “Безгә әле РФ Конституция нигезнамәләрен тормышка ашыру өчен күп эшләргә кирәк”

Парламентарий, журналистларның сорауларына җавап биреп, мәктәпләрдә Конституция дәресләре кертергә кирәклек белән килеште

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу һәм Россия федерализмының көнүзәк проблемаларына багышланган матбугат очрашуы узды. Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, бөтен ил әлеге дата уңаеннан оештырылган чаралар шаукымы белән яши. Халыкара һәм гомумроссия форумнарында, дәүләт һәм муниципаль дәүләт органнары, иҗтимагый утырышларында әлеге тема еш күтәрелә, Конституциягә карата кызыксыну арта. Агымдагы елның 12 декабрендә илнең төп Законына 20 ел тула.

Парламентарий фикеренчә, РФ Конституциясе бер урында тормый, гел үсештә. “Безгә әле Конституция нигезнамәләрен тормышка ашыру өчен күп эшләргә кирәк. Конституциянең тормышка ашырылмаган потенциалы бик зур. Мәсәлән, уртак эш алып бару һәм вәкаләтләрне килешү нигезендә бүлешү турындагы 11 статья хакында шулай дип әйтеп була.

Татарстан Россия белән вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә төзегән бердәнбер төбәк булып тора. Билгеле булганча, ул Федераль закон белән ныгытылган, теге яки бу мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча 300дән артык килешү бар. Ш.Яһудин фикеренчә, әлеге документның 3 ел ярым вакыты калып бара һәм ул тулы көченә эшләми. Әлеге шартнамәнең гамәлдә булу вакытын озынайту мәсьәләсе дә көн үзәгендә тора.

РФ Конституциясе - конституцион корылыш нигезләрен ныгытучы, кеше һәм гражданинның төп хокуклары һәм нигезләрен, дәүләт корылышын, дәүләт хакимияте органнары системасын һәм җирле үзидарә нигезләрен гамәлгә куючы документ. Әмма, парламентарий сүзләренчә, безнең ил территориясендә РФ Конституциясе бердәнбер гамәлгә куючы документ түгел. Федератив корылыш таләпләре буенча башка гамәлгә кую документлары, төбәкләрнең конституцияләре, устав документлары да бар. Соңгылары РФ Конституциясендә булмаган мәсьәләләрне җайга салырга ярдәм итә. РФ Конституциясе белән берлектә алар дәүләтнең бердәм конституцион системасын барлыкка китерә.

Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, ил җитәкчелеге РФ Конституциянә үзгәрешләр кертү генә түгел, яңа Конституция кабул итү яклы да түгел. РФ Президенты Владимир Путин исә 7 ноябрьдә уку йортларының конституцион-хокук дисциплиналары кафедралары җитәкчеләре белән очрашу вакытында Конституциянең кабул ителү вакытында гына түгел, ә күп еллар узгач та, актуаль булып калырга тиешлеген белдергән.

Парламентарий, Россия федерализмы турындагы фикерләре белән бүлешеп, аның Россиянең бүгенгесе генә түгел, киләчәге өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте.

Шакир Яһудин, журналистларның сорауларына җавап биреп, мәктәпләрдә Конституция дәресләре кертергә кирәклек белән килеште. Аның сүзләренчә, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз вакытында мәктәпләрдә ТР Конституциясе нигезнамәләрен өйрәтү зарурлыгын белдергән Указ да чыгарган булган. Шулай ук федераль дәрәҗәдә дәүләт хезмәткәрләренең РФ Конституциясен өйрәнеп, имтихан тапшыру мәҗбүрилеге турында да сүзләр йөри.