news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакцинация сертификатының гамәлдә булу вакытын киметергә тәкъдим ителде

Эпидемиологик вазгыять начараю сәбәпле, илдә 30 октябрьдән эшләми торган көннәр режимы кертелде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы сертификатларның гамәлдә булу вакытын ярты елга кадәр киметергә кирәк, чөнки антитәнчекләр бер елдан азрак саклана. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Урал федераль округындагы медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече, медицина фәннәре докторы Сергей Токаревка сылтама белән хәбәр итә.

«Вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, чөнки ул Ухань штаммына исәпләнгән, ә аның агрессивлыгы кимрәк», — диде Токарев.

Эксперт билгеләп үткәнчә, сертификатның гамәлдә булу вакытын «алты айга киметсәң яхшы булыр иде». Аның сүзләренчә, бу эш башкарылырга да мөмкин.

Килеп туган эпидемиологик вазгыять фонында төбәкләр коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча өстәмә чаралар күрергә кереште. Әйтик, Татарстанда 11 октябрьдән QR-кодлар системасы гамәлдә.

Шунысын да искәртик: эпидемиологик вазгыятьнең начараюына бәйле рәвештә илдә 30 октябрьдән (кайбер төбәкләрдә иртәрәк тә) эшләми торган көннәр режимы кертелде. Шул хактагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100