news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зиратларны җыештырдылар

Яңа Мансур авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм тәртипкә китерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зират территориясен җыештыру буенча көзге өмәләр узды.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Яңа Мансур авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм тәртипкә китерүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә.

«Мәчәләй авыл җирлегендәге зиратларны тәртипкә китерү буенча көзге өмәләр дәвам итә. Әлеге чараларда катнашучы мәчет имамнарына, авылдашларга һәм чыгышы белән шушы авыллардан булган кешеләргә зур рәхмәт!» диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot