Татарстан Башкортстанга генеалогия порталы ясау буенча уртак проект тәкъдим итте

Башкортстанда сакланган метрика китапларын Татарстан Республикасы да файдалан алачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Башкортстанга генеалогия порталы төзү буенча уртак проект башларга тәкъдим итте. Бу хакта Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Ике ел элек без Башкортстанга мөрәҗәгать иткән идек. Алар метрика китаплары өчен бездән 20 миллионнан артык акча сорады. Хәзер Башкортстан Башлыгына Татарстан Республикасы Президенты имзалаган рәсми хат җибәрелде. Әлеге хат нигезендә аларга генеалогик портал буенча уртак „Ядкәр“ проектын тәкъдим итәбез. Проект төзелде, без аны тулыландыру белән шөгыльләнергә әзер», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Комитет рәисе сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда проектны тормышка ашыру мөмкинлеге буенча бизнес-план эшләнә.

«Сөйләшүләр стадиясен көтәбез. Шулай итеп, Башкортстанда булган метрик китапларны без алар белән бергә файдалана алырбыз», — диде ул.