news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Груздев фондыннан документлар Татарстан Министрлар Кабинетында тәкъдим ителде

Күргәзмәдә профессорның соңгы көннәрендәге хәлен чагылдыра торган медицина картасын күрергә мөмкин иде.

Табиб Груздев фондыннан документлар Татарстан Министрлар Кабинетында тәкъдим ителде
Алинә Айдарова

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан табибы Викторин Груздевның шәхси архивыннан уникаль документларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Татарстанда 381 шәхси коллекцияләр фонды бар. Алар арасында иң кызыклысы буларак профессор Груздев фонды санала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директорының архив фондын формалаштыру һәм документлар туплау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы хәбәр итте.

«Профессор Груздев танылган акушер-гинеколог булган. Ул 1866 елда туган һәм Казанда 1938 елда үлгән», — дип сөйләде экскурсия дәвамында Дәүләт архивы директоры урынбасары.

Күргәзмәдә профессорның 16 яшьтән 60 яшькә кадәрге пациентларының медицина карталары тәкъдим ителгән иде. Документларда диагнозлар, хатын-кыз тапкан балалар саны, шулай ук пациентның бала тапкандагы яисә авыргандагы хәле язылган.

«Ул еллардагы медицина белән төрле катлам файдалана алган. Һәр пациентның шәхси картасының никадәр пөхтә алып барылуына һәм аларның хәзер дә яхшы саклануына игътибар итәргә кирәк. Биредә хатын-кызның йөкле чактагы хәле һәм баланың үзен ничек хис итүе язылган. Табиб сабыйларны күкрәк сөте белән ашату кирәклеген әйтә, чөнки ана сөте туган балалар өчен файдалы», — диде Ильдарханова-Балчиклы.

Шулай ук күргәзмә экспонатлары арасында Груздев җитәкчелегендә укучылар язган диссертацияләрне, табиблар эшләгән шартларның фотосурәтләрен күрергә мөмкин иде. «Альбом 1900-1940 елларда төзелгән», — диде Дәүләт архивы директоры урынбасары.

Күргәзмәнең әһәмиятле экспонатларының берсе — Груздевның соңгы көннәрендәге хәлен чагылдыра торган медицина картасы. Ул 1938 елның 31 гыйнварында ачылган.

«Профессор гомеренең соңгы көннәренә якынлашуын аңлагач, укучылар аңа медицина ярдәмен өйдә күрсәтә башлый. Алар аны күзәтеп тора, аңа ярдәм итә, аның хәлен җиңеләйтә. Картада һәр 15 минут саен диярлек авыручының хәле тасвирлана. Соңгы итеп: „Вафат булды“, — дип язылган. Бу язманы профессор белән 35 ел иңне-иңгә терәп эшләгән ярдәмче язган», — ди Илдарханова-Балчиклы.

«Документларның яхшы саклануы профессор эшен дәвам итүчеләрнең аның фәнни хезмәтенә хөрмәт белән караганнары турында әйтә. Алар бу документларны саклаган, һәм бүген, XXI гасырда, без алар белән таныша алабыз», — дип тәмамлады сүзен ул.

Викторин Груздев — совет акушер-гинекологы, медицина докторы, профессор, атказанган фән хезмәткәре, Казан акушерлык-гинекология мәктәбенә нигез салучы.

Аның клиник эшләреннән хатын-кыз җенес органнарының яман шеш авыруларына багышланган тикшеренүләр аеруча игътибарга лаек. Ул Россиядә беренчеләрдән булып аналык яман шешен дәвалау өчен радиотерапия ысулын куллануны өйрәнә һәм аңа күрсәтмәләр һәм куллану техникасын төзи. Профессор янә кабатланган инсульттан үлә. Ул Казанның Арча зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100