news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авария хәлендәге 33 йортны сүтү өчен 22 млн сум сарыф итәчәкләр

Дәүләт контрактын төзегәннән соң, әлеге объектлар 10 көн эчендә сүтелә.

Казанда авария хәлендәге 33 йортны сүтү өчен 22 млн сум сарыф итәчәкләр

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда авария хәлендәге 33 йортны сүтү өчен 22 млн сум сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Кешеләре күчерелгән авария хәлендәге йортларны сүтү буенча эшләр башкару. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе: 22 001 810 сум», — дип хәбәр ителә документта.

Сүтеләсе биналар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Варшава урамы 19/1 йорты, Берьяклы Гривка урамы 7а, Берьяклы Гривка урамы 9, 10нчы Союз урамы 17/7, Октябрьнең 40 еллыгы урамы 4, Октябрьнең 40 еллыгы урамы 2, Зур шоссе урамы 4, Гаванская урамы 79, Декабристлар урамы 178/2, Коломенская урамы 16а, Коломенская урамы18а, Колыма урамы 26, Кызыл Химик урамы 24, Кече Мәскәү урамы 24, Маршрут урамы, 11/6, Берьяклы Гривка урамы 7, Идел буе урамы 108.

Шулай ук Идел буе урамы 110, Идел буе урамы 112, Рәхимов урамы 7, Рәхимов урамы 13, Телеүзәк урамы 8/10, шулай ук Фурманов урамындагы 3, 5, 7, 9, 11, 13, 15, 17нче йортлар; Х.Туфан урамындагы 17/11 һәм 18/9 йортлары; Икмәк заводы урамындагы 1а йорты.

Эшләр республика бюджетыннан финансланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100