Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлнара Габдрахманова: Татарстан архивны цифрлы трансформацияләү буенча иң яхшы төбәк
Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына ике меңнән артык шәҗәрә сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан архивларны цифрлы трансформацияләү буенча иң яхшы төбәк дип санала. Бу хакта Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
«Бүгенге көндә Татарстан архивларның цифрлы трансформациясе буенча иң яхшы төбәк булып тора. Тыйнак яңгырамаса да, әмма бу шулай. Киләсе елга безгә Россия-Кытай комиссиясе киләчәк. Без аларны архив эшенең яңа форматына өйрәтәчәкбез», — диде ул.
Комитет рәисе сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан ике меңнән артык шәҗәрә сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
«Берәр кешенең әтисе яки әнисе ягыннан шәҗәрә ясаган вакытта хезмәт бәясе 10 меңнән 20 меңгә кадәр була. Берүк вакытта ике якны да карамыйбыз. Туганнарыгызның кайда туганын, яшәвен беләбез. Бездә чыннан да галимнәр эшли. Шәҗәрәнең конкрет архив документларына нигезләнәчәген гарантиялибез», — диде Гөлнара Габдрахманова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз