news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның атказанган рәссамы Альберт Кудаяров вафат

Аның пневмониядән хастаханәдә дәвалануы билгеле.

Башкортстанның атказанган рәссамы Альберт Кудаяров вафат
https://www.bashinform.ru

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада график, декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Альберт Кудаяров 69 яшендә вафат булды. Аның пневмониядән хастаханәдә дәвалануы билгеле. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Альберт Кудаяров 1951 елның 5 октябрендә Чиләбе өлкәсенең Бредино районы Павловка авылында туа. Уфада яши һәм эшли. Ул Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (2007), Башкортстанның атказанган рәссамы (2015).

Нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» билгесе, Ватан мәдәниятенә керткән өлеше өчен бронза медаль (Мәскәү, 2011), ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты дипломы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия халыкара мәдәни һәм гуманитар элемтәләр ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Шулай ук Башкортстан сынлы сәнгатен, Россия һәм чит ил мәдәнияте киңлеге контекстында милли гореф-гадәтләрне пропагандалауда эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Почет грамотасына лаек булган. 

Альберт Кудаяровның эшләре Бишкәктә Г.Айтиев исемендәге музейда, Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә Сынлы сәнгать музеенда, Россия һәм чит ил шәхси җыелмаларында саклана. Рәссам эшләре белән бик күп күргәзмәләрдә катнаша. Актив иҗади эшчәнлегендә ул 30 шәхси күргәзмә оештырган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100