news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аз керемле гаиләләргә «Кызыл йолдыз» ярдәм фондыннан азык-төлек җыелмасы бирәләр

Шәһәр, торак пункт башлыгы исеменә язылган гариза раслангач, килешү төзелә һәм азык-төлекне өйгә китерәләр.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Кызыл йолдыз» азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гражданнардан бушлай азык-төлек җыелмалары алуга гаризалар җыю турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга азык-төлек ярдәме алу өчен теркәлү урыны буенча шәһәр, торак пункт башлыгы исеменә, үзенең статусы һәм авыр тормыш хәлендә калуы турындагы белешмә белән, ирекле формада гариза язарга һәм бу гаризаны фондның электрон почтасына җибәрергә кирәк: help@forbs.top.

Гариза расланганнан һәм килешү төзелгәннән соң, «Кызыл йолдыз» фонды «Сбермаркет» ярдәмендә мохтаҗ гражданнарга өйләренә азык-төлек китерүне оештыра. Битараф булмаган татарстанлылар гуманитар җыелмалар алу өчен «Кызыл йолдыз» фондына ярдәм итү йөзеннән акча күчерә ала. Моны рәсми сайтта эшләргә мөмкин. 

Социаль проект Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә юнәлдерелә.

Фондның реквизитлары:

Түләү исеме: фондның устав максатлары өчен

Оешманың исеме: АЗ КЕРЕМЛЕ ГАИЛӘЛӘРГӘ, ЯЛГЫЗ ПЕНСИОНЕРЛАРГА ҺӘМ АВЫР ТОРМЫШ ХӘЛЕНДӘ КАЛГАН ЗАТЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ БУЕНЧА «КЫЗЫЛ ЙОЛДЫЗ» АЗЫК-ТӨЛЕК ФОНДЫ

Оешманың  ИННы: 5259149494

Исәп-хисап счеты: 40703810642000002938

Банк исеме: Волго-Вятский Банк ПАО Сбербанк

Корреспондент счеты: 30101810900000000603

БИК: 042202603

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100