Архив эше буенча дәүләт комитеты шәҗәрәләргә багышланган ике зур проект планлаштырган

Татарстанда Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән әһәмиятле вакыйгалар планы эшләнгән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республикада шәҗәрәләр буенча күләмле проектларын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында үткән брифингта комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Аудиовизуаль эш буенча күп проектлар планлаштырылган. Республикада төзергә теләгән ике зур күләмле шәҗәрә проектын Татарстан Президентына тәкъдим иткәч, без алар турында сөйләрбез дип уйлыйм», — диде Габдрахманова.

Комитет рәисе сүзләренчә, киләсе елга шактый күп проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Бездә юбилей даталары күп. Ислам динен кабул итү һәм шулай ук Казан Изге ана иконасы чиркәве белән бәйле даталарга яхшы карыйбыз», — диде ул.

Гөлнара Габдрахманова ассызыклавынча, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән уртак әһәмиятле вакыйгалар планы эшләнгән. «Бу планга, мәсәлән, безне башка төбәкләр белән берләштерүче күренекле шәхесләргә багышланган виртуаль күргәзмәләр керә. Чаралар күп. Һәр төбәк белән ике-өч чара планлаштырылган», — ди рәис.

Шулай ук ул Татарстан Республикасы Бердәм архив мәгълүмат системасы базасында интеллектуаль системаны булдыру буенча Фәннәр академиясе һәм net-film белән зур проект планлаштырылуын да әйтеп үтте.