Татарстанның иң яхшы массакүләм Интернет мәгълүмат чаралары билгеле булды

Жюри 6 номинациядә рус һәм татар телендәге иң яхшы басмаларны билгеләде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Казан ярминкәсендә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында, шулай ук интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республика журналист конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

“Рус телендә иң яхшы интернет-портал” өчен премия - “Татарстан” журналы сайтына, “Татар телендә иң яхшы интернет портал” өчен “Сөембикә” журналы сайтына бирелде.

“Рус телендә иң яхшы электрон газета” номинациясендә - «Челнинские известия» басмасын, ә татар телендәге басмалар арасында  МАГАРИФ.РФ электрон журналын бүләкләделәр. "Рус телендә иң яхшы ММЧ электрон версиясе" премиясе  - «Альметьевск ТВ» телеканалына, ә татар телендәге басмалар арасыннан “Ялкын” журналы сайтына тапшырылды.