Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәленең «Мишәрләр» ансамбле Мәскәүнең Кызыл мәйданында биеде
Коллектив «UenFest"традицион балалар уеннары республика конкурсының җиңүчесе булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чүпрәле, 3 октябрь, «Татар-информ», «Чүпрәле-онлайн», Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Ольга Ефремова җитәкчелегендәге «Мишәрләр» балалар фольклор-этнография ансамбле Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә сәяхәттә булды.
Россиядә һәм Европада иң зур булган «Хыял утравы» аттракционнар паркына бару өчен сертификатны Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, коллектив «UenFest"традицион балалар уеннары республика конкурсының җиңүчесе булды.
«Экстремаль аттракционнар, Америка таулары, 5D кинотеатры һәм башкалар — бу сәфәр кысаларындагы күңел ачуларның бер өлеше генә. Шулай ук „Мишәрләр“ Кызыл мәйданда булдылар, башкаланың истәлекле урыннарын карады, метрода йөрде. Барысы да онытылмас тәэсирләр алды, сәфәрне оештыручыларга зур рәхмәт», — диде җитәкче Ольга Ефремова.
Кызыл мәйданда булганда «Мишәрләр» конкурсларда һәм фестивальләрдә сәхнәләрне яулаган биюләрен дә биеп видеога төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз