Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Метшин Түбән Кама мэры вазифасыннан киткәндә Макаревичның җырын башкарды
Иртәгә, 4 октябрь көнне, Түбән Камада шәһәр һәм районның яңа башлыгын игълан итәчәкләр.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама мэры урыныннан китү сәбәпле, «озату» чарасында җыр башкарган. Видеоязма социаль челтәрләрдә шәхси чыганакларда чыкты.
Шәһәр башлыгы Андрей Макаревичның «Наш дом» җырын башкарды. Аңарда символик сүзләр яңгырый: «Бергә булган еллар өчен, рәхмәт сезгә, дуслар». Экранда Метшинның мэр вазифасында 15 ел эчендә ирешкән казанышлары белән слайдлар күрсәтелә.
12 октябрьдә Россия Дәүләт Думасының беренче утырышы узачак, анда Татарстаннан сайланган депутатлар да катнашачак. Бердәмроссиялеләр исемлегендә лидерлар -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россия сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Айрат Фәррахов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин.
Иртәгә, 4 октябрь көнне, Түбән Камада шәһәр һәм районның яңа башлыгын игълан итәчәкләр. Расланмаган мәгълүматларга караганда, яңа мэр итеп Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз