news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы газетасы 85 еллыгын билгеләп үтте

«Кызыл Зәй» исеме белән чыккан тәүге газета «Яңа Зәй», «Дуслык байрагы», бүгенге көндә «Зәй офыклары» исемнәре астында басыла.

Зәй районы газетасы 85 еллыгын билгеләп үтте
http://zainsk-rt.ru/

(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). 2 октябрьдә редакциядә «Зәй офыклары», «Новый Зай» район газеталарының 85 еллык юбилейлары билгеләп үтелде. Бу турыда район газетасы яза.

Аның Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылуы чарага үзенчәлек өстәде. Чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Зәй матбугатен төрле елларда җитәкләгән редакторлар чакырылды. Газета — чор елъязмасы ул, район тормышын тарихлаштырып бара. 

Туган як тарихын өйрәнү музеннан белгеч Людмила Симонова Зәй матбугатының үткәне, аның архивлардан кайтартылган басмалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Шул рәвешле районда 1935 елдан чыга башлаган газеталар Зәй үткәненә зур өлеш кертә. «Кызыл Зәй» исеме белән чыккан тәүге газета «Яңа Зәй», «Дуслык байрагы», бүгенге көндә «Зәй офыклары» исемнәре астында басыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot