news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә вакансияләр ярминкәсенә алтмыштан артык кеше килде

Районда эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 106 вакансия күрсәтелде.

 Тәтештә вакансияләр ярминкәсенә алтмыштан артык кеше килде
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 3 октябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова). Тәтешнең «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында вакансияләр ярминкәсенә 63 кеше килде, ярминкәдә катнашкан предприятиеләрнең вакантлы урыннарына алга таба эшкә урнашу өчен 17 юллама бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район халык мәшгульлеге үзәге мәгълүматлары буенча, 208 эшсез теркәлгән. Эш эзләүчеләргә районның 9 оешмасы хезмәт урыны тәкъдим итте. Районда эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 106 вакансия күрсәтелде.

Тәтештәге эш бирүчеләргә кадрлар кирәк. Мисалга, кибетләрдә сатучылар җитешми, шәһәрдәге кебек, шулай ук авылларда да. «Вакансияләр буенча хезмәт хакы яхшы, вакытында бирелә, хәтта укыган өчен түләнә. Барыннан да ешрак кире кагуларны кешеләрнең ял көннәрендә эшләргә теләмәве аркасында ишетәбез, әмма безнең предприятиенең үзенчәлеге дә шунда», — дип сөйләде вәкил.

«Хәзерге вакытта шикәр чөгендерен җыю, туфрак эшкәртү бара, кем тырышып эшли, акчаны да яхшы ала. Шулай да белгечләр җитешми», — дип уртаклашты райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендәге кадрлар белгече.

Авыллардагы поч­та элемтәсе бүлекләренә хат ташучыларга дәгъва итүчеләрне таба алмыйлар. Производствога өйрәтү мастерлары, техника фәннәре укытучылары кирәк.

Эш эзләүчеләр бер өстәлдән икенчеләренә күчә-күчә вакансияләр белән кызыксынды, буклетларны карады, үзенә хуш килгән эшче урыннарны сайлады. Вакансияләр ярминкәсенә килгән барлык гражданнар халык мәшгульлеге өлкәсендәге белгечләрдән консультацияләр алды. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot