Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар җылылык өчен түләгәндә акчаны янга калдыру алымнарын атады
Белгечләр фикеренчә, индивидуаль счетчик урнаштыру – иң нәтиҗәле алымнарның берсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Экспертлар җылылык өчен түләгәндә акчаны янга калдыру алымнарын атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Белгечләр фикеренчә, индивидуаль счетчик урнаштыру – иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Ул фатирда батареялардагы температураны көйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип искәртте РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Тармак менеджменты институтының Торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү үзәге директоры урынбасары Евгений Блех.
Югары икътисад мәктәбенең Югары урбанистика мәктәбе профессоры Сергей Сиваев исә өй масштабларында куллану факты буенча җылылык өчен түләү һәм аны көйләү мөмкинлеге турында искәртте. Моның өчен «гомумйорт күләмендә җылылыкны исәпли торган прибор булырга һәм автоматлаштырылган индивидуаль счетчик урнаштырылырга тиеш», дип аңлатты ул
«Опора России» иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Павел Сигал әйтүенчә, тәрәзәләрнең ачык торуы яки ватык ватык булуы, торбалардан су агу аркасында бернинди счетчикларның да файдасы юк.
Белгечләрнең исәпләүләре буенча, бүлмәдә температураны бер градуска гына киметү дә җылылык өчен түләгәндә 7 процент акчаны янга калдыра, дип өстәде Сигал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз