news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен быел Татарстанда яңа камералар куячаклар

Фотовидеофиксация комплекслары Татарстанның егермедән артык районына урнаштырылачак

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Быел ел ахырына кадәр Татарстан юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен тагын 78 фото-видео камера урнаштырылачак.

Әлеге җиһазларны сатып алу һәм урнаштыру, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең мәгълүмат системасына теркәү өчен 140 миллионга якын акча бирелә. Бу хакта дәүләт сатып алулары парталында басылган тендерда әйтелә.

Әлеге эшләргә заказ бирүче — «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет оешмасы.

52 камера тизлек арттыру очракларын берьюлы ике юнәлештә терки ала. 22 камера стоп-линияләр алдында туктау кагыйдәләрен бозуны контрольдә тотачак. Тагын дүрт камера гомуми юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки.

Аукцион быелның 14 сентябрендә уза һәм эшләр 2021 елның 10 декабренә төгәлләнергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100