news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан цифрлы паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин

Кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан электрон паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин. Тест режимы 2022 елда өч төбәктә эшләтеп җибәреләчәк. Алар арасында шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бар. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев сөйләде.

«Сынау төбәкләре сыйфатында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан турында фикер алышалар. Киләсе елда бу өч төбәктә эш башланырга тиеш», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Аның сүзләренчә, кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

«Бу ирекле булачак, әзер һәм теләге булган кешеләр генә яңа формат сайлый алачак», — диде Шадаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100