news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпкатлы йорт подвалында консерваланган әйберләр саклаган өчен штраф түләтәчәкләр

Әлеге законны бозган очракта 2 меңнән башлап 3 меңгә кадәр штраф салу каралган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Күпфатирлы йортларның подвалларында кышкылыкка консерваланган банкалар саклаган өчен, фатир хуҗаларына 2-3 мең сум күләмендә штраф түләттерергә мөмкиннәр.

2021 елның 1 гыйнварыннан янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әнә шундый яңа закон гамәлгә кергән. Әлеге закон нигезендә күпфатирлы йортларның подвал бүлмәләрендә нинди дә булса әйбер саклау тыела. Бу хакта Freeviser хокук компаниясенең идарә итүче партнеры Михаил Паюшинга сылтама белән РИА Новости яза.

Эксперт сүзләренчә, кышлыкка дип банкаларга ябылган азык-төлекне бары махсус индивидуаль келәтләрдә генә сакларга рөхсәт ителә. Законга керткән төзәтмәләр эвакуация юлларында һәм эвакуация ишекләре алдында төрле предметлар саклауны тыя. Бу тыю коридорларга һәм аралыкларга, баскыч араларына гына түгел, подвал бүлмәләренә дә кагыла.

Ул йортлардагы гомуми кулланылышта булган урыннарны хосусый келәт бүлмәләре белән бутамаска кирәклеген дә искәртте. Соңгылары фатир хуҗаларының үз милке булып санала. «Мондый келәтләр еш кына йортның проектына ук кертеп төзелә һәм фатир хуҗаларына өстәмә бүлмә рәвешендә сатыла», — диде Паюшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100