news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен заманча мәйданчык ачылды

Махсус дәресләр һәм саф һавада массакүләм спорт уеннары үткәрергә, балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.

Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен заманча мәйданчык ачылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Веста» үзәгендә  сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен заманча мәйданчык ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мәйданчыкта җиһазлар 2019 елда «Татнефть» хәйрия фондыннан «Sunny town» — «Кояшлы шәһәрчек» проектын гамәлгә ашыру өчен алынган грант хисабына урнаштырылган.

Махсус дәресләр һәм саф һавада массакүләм спорт уеннары үткәрергә, балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100