news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көнен бәйрәм итәчәкләр

Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм «Репа» Мәскәү фолк-төркеме бәйрәмнең хедлайнерлары була.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне билгеләп үтеләчәк. «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларын халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт көтә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Каюм Насыйри ур., 38 адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында бөтен Татарстан һәм Идел буеннан Казанга килгән осталарның халык кәсепләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла. Шунда ук утын мичендә удмурт ризыгын пешерү буенча мастер-класслар уза.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт була. Бәйрәмнең хедлайнерлары - ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм «Репа» Мәскәү фолк-төркеме.

Кече сәхнә мода күрсәтү өчен бирелә — монда модельерлардан этно-стильдә дефиле уза, шулай ук коуч-сессия, дискуссияләр, модалы күзәтүләр, Казан, Чабоксар, Йошкар-Ола һәм Ижевск модельерлары белән аралашу була.

Моннан тыш, этноконфессиональ фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар белән «Этномаркет» һәм фудкорт эшләячәк, биредә милли ашларны татып карарга мөмкин була.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100