news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Җиңү диктанты» акциясендә алтмыш кеше катнашты

«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.

Актанышта «Җиңү диктанты» акциясендә алтмыш кеше катнашты
https://aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 3 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). 3 сентябрьдә Актанышның 1нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» акциясе яшьләрне дә, олыларны да берләштерде. Биредә 60 кеше парта артына утырып, нәкъ имтихандагыча, үз белемнәрен сынады, тарихи биремнәрне чиште. Башка мәктәпләр исә, акциягә онлайн форматта кушылды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та акциягә кушылып, «Җиңү диктанты» биремнәрен эшләде. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда райондашларның яуда һәм тылда күрсәткән батырлыкларын укучыларга сөйләде.

«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф проектының рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә мөмкин иде, мәйданчык сайлап яки акциягә онлайн режимда кушылучылар да күп булды. Диктант нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында шәхси идентификация номеры буенча танышырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100