news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог кешегә уңайлы булган һава температурасын атады

“Салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы быел күбрәк иде”, - ди Тимур Әүхәдиев.

Метеоролог кешегә уңайлы булган һава температурасын атады
Султан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев кешегә уңай һава температурасы булып 18-24 градус җылылык исәпләнүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Июньдә көндезге температура унике көн, июль аенда 20 көн иде, августта тугыз көн булды. Ягъни салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы күбрәк иде”, - диде ул.

Метеоролог фикеренчә, даими яңгырлар явуга һәм түбән температура булуга карамастан, узган сезонны аномаль дип әйтеп булмый.

“Илнең Европа территориясенә салкын арктик һава массасының бәреп керүе аркасында, августның беренче көннәрендә генә салкыннар күзәтелде. Температураның нормадан кимүе озакка бармады”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot