«Легкие крылья» фестивале әлмәтлеләрне таң калдырды

Кичә нефтьчеләр көне уңаеннан Гагарин урамында зур тамаша – урам сәнгате фестивале узды.

(Әлмәт, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Легкие крылья» фестивале әлмәтлеләрне таң калдырды, дип яза җирле басма.

Кичә нефтьчеләр көне уңаеннан Гагарин урамында зур тамаша – урам сәнгате фестивале узды.

Төрле мастер-класслар шактый халыкны җәлеп итте. Әлмәт урам театры «Шүрәле һәм Ко», «Лунатиклар» перфомансын тәкъдим итте. «Венециядәге карнавал», «Пантомимиум», Аргентинадан килгән марионеткалы «кешеләр», джамперлар биюе, Франция ходулистлары – нинди генә чыгышлар булмады?!

Санкт-Петербург, Мәскәү, Нидерландтан килгән артистлар чын мәгънәсендә моңарчы күрелмәгән шоу күрсәтте. Моннан тыш балалар өчен төрле аттракционнар, уен мәйданчыклары эшләде. Көзге аша рәсем ясау, бергәләшеп «Елан» лабиринтын узу, Мәскәүдән килгән «Тәм» театрының гаилә пекарнясы аеруча балаларга ошады. Һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба һәм тамаша кыла алды.