news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эш урынында имгәнү алучылар саны кимегән

Татарстанда эш урынында алынган имгәнүләр илкүләм күрсәткечтән 30 процентка кимрәк

Татарстанда эш урынында имгәнү алучылар саны кимегән
prav.tatarstan.ru/

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда эш урынында зыян күрүчеләр саны кимегән.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, 2020 елда 408 кеше хезмәт урынында зыян күргән. 2019 ел белән чагыштырганда ул 16 процентка кимрәк. Идел буе Федераль округын караганда, Татарстанда эш урынында алынган имгәнүләр күрсәткече уртача федераль күрсәткечтән 30 процентка кимрәк.

«Бу елның беренче яртыеллыгында эш урынында имгәнү алуның 52 очрагы теркәлгән, 11 очрак кеше үлеме белән тәмамланган. Узган ел белән чагыштырганда бу 15 процентка кимрәк», — дип сөйләде ул ТР Министрлар Кабинетында узган җыелышта.

Министр сүзләренчә, бәхетсезлек һәм үлем очраклары турында эш бирүчеләр белән җентекләп сөйләшергә, анализ ясарга кирәк. Ул республиканың һәр районында хезмәтне саклау буенча координация советының булуын ассызыклады.


  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100