Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 600дән артык ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкләр
Әлеге максатларга 895 миллион сумнан артык акча (шуның 98 миллионы – федераль бюджеттан) бүлеп биреләчәк.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда ятим һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган 636 балага торак сатып алырга ниятлиләр. Әлеге максатларга 895 миллион сумнан артык акча (шуның 98 миллионы – федераль бюджеттан) бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елның беренче алты аенда бу максатны гамәлгә ашыру өчен 211 торак бина сатып алуга өч дәүләт килешүе төзелгән, дип искәрттеләр республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.
Шул ук вакытта, ятим балаларга 114 бер бүлмәле фатир бирелгән инде. Шуларның 73е – Казанда, 28е – Түбән Камада, алтысы – Югары Ослан районында, дүртесе – Балтач районында, шулай ук Әтнә, Сарман һәм Ютазы районнарында – берәр фатир.
Хәзерге вакытта ятим һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга торак сатып алу буенча чираттагы аукционнар игълан ителгән. Тендер турындагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. 243 миллион сумга 178 фатир сатып алу күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз