news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 1900 ел чамасы элек ясалган кабер ташы табылган

Профессор Келеш бу «бик мөһим табылдык», дип искәртә һәм аның соңгы вакытта бу төбәктә табылган ташларның иң матурларның берсе дип атый.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Төркиянең Кемер шәһәреннән ерак түгел урында, борынгы антик порт шәһәре – Парионда казу эшләре барышында археологлар 1900 еллык тарихы булган кабер ташы тапкан. Бу хакта Daily Sabah басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Казу эшләре җитәкчесе, профессор Келеш журналистлар белән сөйләшкәндә бу «бик мөһим табылдык», дип искәртә. Аның сүзләренчә, бер метрга бер метр зурлыктагы кабер ташы — соңгы вакытта бу төбәктә табылган ташларның иң матурларның берсе.

Стелада ике төп фигура — хатын-кыз (сулда) һәм ир-ат (уңда), арткы планда хезмәтчеләр, шулай ук виноград һәм җиләк-җимеш куелган өстәл сурәтләнгән.

Бу таш янында археологлар тагын ун каберлек тапкан. Антропологлар мәгълүматы буенча, каберләрнең берсендә — бала, ә калганнарында өлкәннәр җирләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100