news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә «PROFдвижение» профориентация форумы ачылды

Тантанага «Россия тимер юллары» ААҖ идарә рәисе-өлкән киңәшче Максим Топилин килде.

Чаллы шәһәрендә «PROFдвижение» профориентация форумы ачылды
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 3 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Фоатова). Чаллы шәһәрендә «PROFдвижение» профориентация форумы ачылды. Әлеге форум «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә 2014 елда уздырыла. Ул элеккеге РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин ярдәме белән оештырыла башлады.

«Елдан-ел форумның дәрәҗәсе дә, анда катнашучылар саны да арта. Ул халыкара статус алды. Әмма без моны зур эшнең башы дип саныйбыз, үсәргә мөмкинлекләр бар әле. Бу форумга тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк», — диде Мәскәү кунагы.

«PROFдвижение» форумында быел онлайн рәвештә Белорусь, Украина, Польша, Казахстан һәм Кыргызстаннан 68 кеше катнашты. Ә IT-паркка Россиянең 30 югары һәм урта махсус уку йортыннан 200 студент килде. 

Соңрак Максим Топилин «Россия эше» кадрлар үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. Үзәк директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, мәшгульлек үзәкләренең эшен камилләштерүгә, бинаны капиталь төзекләндерүгә Максим Топилин зур өлеш керткән. Үзәктәге вакансияләр арасында тимер юл системасы хезмәткәрләре дә бар. Мәртәбәле кунак үзәк эшчәнлегеннән канәгать калды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100