news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч 1 августтан кемнәрнең пенсияләре артачагын аңлатты

Пенсияне индексацияләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясый.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Ел саен август аенда эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен яңадан исәплиләр.

Өстәмә түләү алдагы елда эшләгән индивидуаль коэффициентлар саны белән исәпләнә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Социаль анализ һәм фаразлау институты директорының фән буенча урынбасары Юрий Горлин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бер ел эчендә эшләнә торган коэффициентлар саны, үз чиратында, эшләүче пенсионерның керемнәре, хезмәт хакы күләменә яки эш/хезмәт күрсәтүләрнең үтәлешенә бәйле. Шул ук вакытта максималь арту өч коэффициент белән чикләнгән», — дип билгеләп үтә белгеч.

Пенсиягә өстәмә алу өчен 1 августтан эшләүче пенсионерларның алдагы елда эшләгән рәсми керемнәре булырга тиеш, дип күрсәтә Горлин.

Пенсияне индексацияләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100