news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада танылган тел белгече-тюрколог Гайнислам Ибраһимов вафат

2000 елдан Башкорт дәүләт университетында , 2008 елдан — көнчыгышны өйрәнү кафедрасы мөдире булып эшли, 150дән артык фәнни хезмәт авторы.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Уфада 31 июль көнне 53нче яшендә танылган тел белгече, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гайнислам Ибраһимов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына галимнең туган апасы, режиссер һәм сценарист, филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Сәламәтова хәбәр итте.

Гайнислам Дәүләтбаев улы Ибраһимов 1968 елның 7 апрелендә ТАССРның Баймак районы Икенче Иткул авылында туа. Башкорт дәүләт университетын, шулай ук Анкара (Төркия) университетын тәмамлаган. 2000 елдан Башкорт дәүләт университетында , 2008 елдан — көнчыгышны өйрәнү кафедрасы мөдире булып эшли. «Урал-батыр», «Акбүзат», «Кузыйкурпәс белән Маянсылу» эпосларын, Салават Юлаев, Акмулла шигырьләрен һ.б. башкорт фольклоры һәм башкорт әдәбияты әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. Аның фәнни тикшеренүләре төрки телләрнең чагыштырма грамматикасына, төрки халыкларның фольклорына багышланган. 150дән артык фәнни хезмәт авторы.

Р.Эрдуранның «Бүләк» пьесасын башкорт теленә тәрҗемә иткән, «Башкорт халык дастандары» җыентыгын, «Урал батыр», «Акбүзат» эпосларын төрек дөньясында танытканы һәм башкорт халык иҗатын пропагандалаганы өчен Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә лаек булган.

Галим Баймак районында Икенче Иткул авылында җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100