news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга өзелгән ял акчасы компенсацияләнә

Түбән Новгородта экипаж әгъзаларында коронавирус ачыклану сәбәпле, «Александр Суворов» теплоходын тоткарлыйлар, пассажирларны ярга төшерәләр.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). «Александр Суворов» теплоходында Covid-19 таралу сәбәпле, Татарстаннан килгән туристларга өзелгән ял өчен компенсация түләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «ВодоходЪ» елга круизлары операторы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Компания уңайсызлыклар тудырган өчен гафу үтенде.

«Без теплоход расписаниесенә мәҗбүри үзгәрешләр кертелгәнгә үкенәбез. Әмма, штаттан тыш хәлләр очрагында без Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтибез, чөнки пассажирлар иминлеге төп өстенлек булып тора», — дип өстәделәр компания матбугат хезмәтендә.

Булган хәлдән соң теплоход бүлмәләрендә, вентиляция һәм кондиционерлар системасында дезинфекция үткәрелгән. Моннан тыш, өслектән үрнәкләр алынган һәм экспертизага җибәрелгән. 

Теплоход якынча 4 августта янә рейска чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot