news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшен һәм көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Казанда да томан төшәчәк. Республика башкаласында шулай ук көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана,  көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot