news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Бурычларны түләткән очракта гражданинның яшәү минимумы якланырга тиеш

Россия Хезмәт министрлыгында «Бердәм Россия»нең гражданнарның бурычларын яшәү минимумы күләмендә түләтүдән яклау турындагы инициативасын хупладылар.

Ольга Павлова: Бурычларны түләткән очракта гражданинның яшәү минимумы якланырга тиеш

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бурычларны түләткән очракта гражданинның яшәү минимумы якланырга тиеш, бу чара Covid-19 пандемиясе шартларында аеруча актуаль. Мондый фикерне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде.

«Пандемиянең нәтиҗәләре озакка сузылу сәбәпле, дәүләт гражданнарга хезмәт керемен югалту очрагында яклауны гарантияләргә тиеш», — диде Павлова. «Гражданнар төрле сәбәпләр аркасында бурычлыларга әйләнә. Аларны якларга кирәк», — дип өстәде ул.

Элегрәк РФ Хезмәт министрлыгында «Бердәм Россия»нең гражданнарның яшәү минимумы күләмендәге акчасыннан бурычны түләтмәү турындагы инициативаны хупладылар. Бу хакта статс-секретарь, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, «Бердәм Россия» партиясенең гражданнарның гарантияле минималь керемен яклау темасы буенча киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде.

Партиянең гражданнарның яшәү минимумы күләмендәге акчасын бурычлар түләтүдән сакларга планлаштыруы турында Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясенең язгы сессия нәтиҗәләре буенча брифингта игълан ителде. Моның өчен кертелгән закон проектын махсус пункт белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Аның нигезендә теләсә кайсы гражданин салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә алачак һәм ай дәвамында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме сакланачак банк счетын күрсәтә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100