news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында ел башыннан алып 68 бала туган

Июльдә 40 кеше бакыйлыкка күчкән, ә җиде айда 197 әлкиле бакыйлыкка күчкән.

(Әлки, 3 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 8 бала теркәлгән. Ә ел башыннан 68 бәбине исәпкә алганнар. Бу урыда район басмасы хәбәр итә.

Узган айда биш малай һәм өч кыз бала тугган. Ике нарасый гаиләдә өченче булып туган. Дүрт бала — икенче, ике бала беренче булып дөньяга килгәннәр. Бу узган елның шул чорындагыдан сигез балага күбрәк.

Узган айда 7 пар гаилә корган. Ел башыннан бирле исә 30 туй булган. Кызганыч, июльдә өч гаилә таркалган, ә ел башыннан 16 пар араларын өзгән. Быел өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да узган елның шул чорындагыдан кимрәк. Июльдә 40 кеше бакыйлыкка күчкән, ә җиде айда 197 әлкиле бакыйлыкка күчкән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100