Көндез һәм кич Татарстанда яшенле яңгыр явачак

Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бүген көндез һәм кичен Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында төньяк-көнчыгыштан кыска вакытлы көчәючән җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.