news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга ун трамвай бушлай кайтарыла

 Түләүсез тапшыру турында шартнамә бер ел элек имзаланган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин әле бер ел элек үк Мәскәү мэры Сергей Собянин белән Чаллыга ун трамвайны кайтару турында килеште. «Электротранспорт» ҖЧҖ директоры урынбасары Вячеслав Мигунов бу килешү үз көчендә калуын раслады. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

 «Мәскәү вагоннарны әзерләде, алар җибәрергә әзер. Хәзер шәһәр башкарма комитеты техниканы ничек транспортлаштырырга икәнен хәл итә. Акча, эшне башкаручы сатып алулар сайтында сайлаячаклар. Мондый эш өчен траллар таләп ителә», — дип аңлатты Вячеслав Мигунов. 

«Мәскәүдә трамвайлар санын киметәләр. Аларны электробуслар кысрыклап чыгара. Чаллыга тапшырачак вагоннар кулланылыштан алынган, әмма барлык техник таләпләргә җавап бирә.

Искә төшерәбез «Электротранспорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә яңа техника соңгы тапкыр 2016 елда кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100