news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август аенда Казан Кремленең буфер зонасын яңарту буенча документлар расланачак

Хәзерге вакытта Казан һәм Кремль территориясен саклау зоналары проекты документлары Россия Мәдәният министрлыгында раслану уза.

Август аенда Казан Кремленең буфер зонасын яңарту буенча документлар расланачак
Владимир Васильев

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Быелның августында Россия Мәдәният министрлыгында Казан Кремленең буфер зонасын яңарту буенча документларны раслаячаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.

«Казан Кремле ансамбленең буфер зонасында ниятләнгән төзелешләрне килештерүгә аерым игътибар бирүегезне телим. Халыкара хокукый актлар нигезендә, Мәдәни мирас объектлары комитетына әлеге зона чикләрендә теләсә нинди зур масштаблы торгызу яки яңа төзелеш эшләрен гамәлгә ашыру ниятләре турында хәбәр итәргә кирәк», - диде Төхвәтуллина.

Бүгенге көндә Кремльнең буфер зонасы чикләрен һәм режимнарын ачыклау проблемасы бар. Шәһәр төзелеше документларын үзара яраклаштыру өчен, Казан саклау зоналарының һәм Кремльнең буфер зонасын яңартуның яңа проектлары эшләнде.

«Хәзерге вакытта проектлар эшләнгән һәм РФ Мәдәният министрлыгында раслау процедурасын уза. ТР Дәүләт Советы мәгълүматларына караганда, норматив актларны кабул итү бу елның август аена планлаштырылган», — диде спикер.

Казан һәм Кремльне саклау зоналары проектлары төбәк бюджеты хисабына эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100