news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын Нурлат районына тапшырдылар.

Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 3 августта Аксубай районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Ул республиканың һәм анда яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндерә. Юбилей флагы Әгерҗе районыннан килгән. Бу хакта «Аксубаево» яза.

Аксубайда флаг кабул итү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин, районның депутатлар корпусы катнашында узды.

Милли костюмнар кигән мәдәният хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар үзәк мәйданнан флаг күтәреп бардылар. Аны «Бердәм Россия» партиясе яшь гвардиячеләре дә каршы алды.

Район башлыгы Камил Гыйльманов Татарстан гимны вакытында флагка герб төшерелгән тасманы беркетте.

Аксубайлыларга котлау сүзе белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова мөрәҗәгать итте.

Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын Нурлатта яшәүчеләргә тапшырдылар.

Аксубайда бәйрәм вакыйгасы уңаеннан, Кытай татары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев концерт программасын тәкъдим итте. Ул аксубайлыларны шагыйрь, атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Флера Тарханова шигырьләренә композицияләр белән шатландырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100