news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлене велосипед урлаган өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Салынган зыян күләме 10 000 сум тәшкил иткән.

(Әлмәт, 3 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче берәү велосипед урлавы өчен ике елга катгый режимлы колониягә хөкем ителә, дип яза җирле басма.

Җир асты кичүендә бер исерек адәм арткы тәгәрмәче трос белән беркетелгән “Стелс Навигатор” велосипедын күреп ала. Янәшәдә беркем дә булмаудан файдаланып ул велосипедны алып китә. Транспорт чарасының урынында булмавын күргәч, велосипед хуҗасы полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Видеокүзәтү камералары ярдәмендә каракның эзенә тиз төшәләр. Салынган зыян күләме 10 000 сум тәшкил иткән. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Билгеле булганча, ир-ат өч тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot